Илдар Гыйльметдинов татарстанлыларга Президент һәм җирле сайлауларның ни өчен мөһим булуын аңлатты

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Рәисе гаиләсе белән тавыш бирүдә катнашу өчен республикага махсус килгән.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар халыкның кемгә ышануын, ә җирле дәрәҗәдәге депутатлар сайлаулардан соң гражданнарга урыннарда ярдәм итәргә тиешлеген күрсәтәчәк. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "Татар федераль милли-мәдәни автономиясе" Рәисе Илдар Гыйльметдинов тавыш биргәннән соң, шушы фикере белән уртаклашты.

«Моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз, бигрәк тә безнең республика җитәкчесе, Президент өчен тавыш бирү, чөнки Президентка, әлбәттә, үз-үзенә ышанып эшләү өчен халык ышанычы кирәк", - дип аңлатты ул.

Илдар Гыйльметдинов җирле дәрәҗәдәге депутатлар өчен дә тавыш бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Бу безнең гражданнар белән көн саен очраша торган кешеләр, һәм аларның эшенә дә гражданнарыбызның хәле бәйле. Аңлашыла ки, республика дәрәҗәсендәге яки Дәүләт Думасы депутатлары алдында зуррак бурычлар, законнар тора", - дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп үтик, Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлаулар, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ике сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International