Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе бушлай татар теле курсларына чакыра

2020 елның 11 сентябре, җомга

Татар мәдәни үзәге чираттагы иҗади һәм белем алу сезонын ача.

Теләгән һәркем татар теле курсларына чакырыла. Уку бушлай, дустанә һәм профессиональ дәрәҗәдә булачак.

Онлайн - өч айлык экспресс-курс, аннан соң сез көнкүреш темаларына дөрес әйтелеш белән укый, яза һәм сөйләшә алачаксыз.

Офлайн - тирәнтен еллык белем бирү программасы, һәр шимбә дәресләр Татар мәдәни үзәгендә узачак.

Игътибар! 15 яшькә кадәрге балалар өчен махсус курслар каралган.

Курсларга + 7 (495) 951 59 телефоны буенча языла аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International