Татар яшьләре көннәре – 1990 елда татар яшьләре инициативасы белән башланган хәрәкәт. Быел Татар яшьләре көннәре өченче юбилеен билгеләп үтте, ул 30 нчы тапкыр узды. Чарада Россиянең 32 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 200дән артык делегат катнашты.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, “Татар федераль милли-мәдәни автономиясе”, «Идел»яшьләр үзәге.
Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту.
30 еллык тарихы булган әлеге чара яңа татар оешмалары һәм гаиләләре барлыкка килүгә сәбәп булды. Безнең илнең төрле төбәкләрендә һәм аннан читтә йөзләгән татар оешмалары һәм проектлары барлыкка килде. Татар яшьләре көннәре 40тан артык гаилә парын таныштырды. Бу фактларның барысы да Татар яшьләре көннәренең әһәмиятле роль уйнавын күрсәтә.
XXX Татар яшьләре көннәрендә актив яшьләр, татар яшьләр оешмалары вәкилләре җыелды. Очрашуларда, лекцияләрдә төбәкләрдә татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге, телне, мәдәниятне саклау һәм үстерү, халык санын алу, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган татар тарихы буенча лекцияләр курсы һ. б. мәсьәләләр күтәрелде.
Делегатлар белән очрашуга ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев һәм башкалар килде. Алар регионнардагы кайбер проектлар белән дә танышты.
Балалар тарих буенча лекцияләрдә булдылар, аларны профессор, тарих фәннәре докторы Хуҗин Фаяз Шәрипович һәм политолог Айсин Руслан Валерьевич алып барды. Берничә юнәлеш буенча мастер-класслар узды. Филология фәннәре кандидаты, мөгаллим Максимов Николай Валентинович татар теле буенча дәресләр үткәрде, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты, “Кайнар хит” тапшыруының алып баручысы Габдинова Айсылу Айдаровна - вокал, “ТНВ” алып баручысы, Закирова Луиза Әмировна - масс-медиа, татар костюмы студиясе җитәкчесе, модельер Хаҗиева Ләйсән Габделбәр кызы - кул эшләре, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, каллиграф Исмәгыйлева Гөлназ Илдар кызы - татар шамаиле, “Чулман” халык ансамбле хореографы Гүзәл Чулман (Пермь шәһәре), Иткинов Илсаф Илфакович һәм Мазунина Апполинария Андреевна – хореография буенча осталыклар күрсәтте.
«Идел» яшьләр лагере фойесында «Татар яшьләре көннәре» фотокүргәзмәсе оештырылды.
Нәтиҗәләр буенча XXX Татар яшьләре көннәре кысаларында резолюция кабул ителде. Татар яшьләре көннәре лидерлары «Меценатлар клубы» төзү турында карар кабул итте. Җыелган акчалар иң яхшы яшьләр проектын тормышка ашыруга грант буларак биреләчәк, ул Татар яшьләре лидеры мәктәбендә (2020 елның декабрендә) тәкъдим ителәчәк.
«Идел» яшьләр үзәгендә узган Татар яшьләре көннәрендә традицион рәвештә "Ел лидеры" сайланды. Быел бу исемгә Төмән өлкәсеннән Гөлнур Зиннәтуллина лаек булды. Шулай ук «Татар кызы», «Татар егете» исеменә лаеклы яшьләр ачыкланды.
Татар яшьләре оешмалары активистлары «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» грамоталары һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Татар яшьләре көннәре кысаларында «Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе» башкарма директоры Миләүшә Шәрәповага һәм «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафинага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатлары тапшырылды.