02.03.2011

Хөрмәтле журналист!

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе (ТФММА) Сезне РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты, ТФММА Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның журналистлар белән очрашуына чакыра.

Очрашу кысаларында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән таныштыру, төбәкләрдә татар теленең торышы турында сөйләшү каралган. Шулай ук ТФММАның 19 мартта үтәчәк VI конференциясе планы, төбәкләрдә татар телен үстерүгә юнәлтелгән яңа проектлар турында да сүз булачак. Очрашуда Сез чәй өстәле артында Илдар Ирек улына үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә алачаксыз.

Очрашу 3 мартта 10.00 сәгатьтә “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясендә (Декабристлар ур., 2 йорт, 8 кат) үтәчәк.

Сезне көтеп калабыз!

Хөрмәт белән ТФММА
Өстәмә мәгълүмат: 8972436680 (Алсу Хәбибуллина)


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International