ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Әлеге форум 4 - 6 декабрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә узды.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә профильле министрлыклар, фәнни берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында «Глобальләшү шартларында туган телне мегаполиста саклау» дигән темага сөйләшү уздырды.


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә IV «Марий Эл Республикасында төбәкне өйрәнү. Татар һәм мари халыклары мәдәниятләренең үзара бәйләнеше: «Тарих һәм заманчалык» дип исемләнгән төбәкара конференция узачак. Бу хакта үзәкнең директоры Илгиз Гайсин сөйләде.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашевага багышлап флешмоб уздырды. Ул «Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуга йөз җыр» дип аталды.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Пенза өлкә китапханәсендә җиңүчеләрне һәм аларның фәнни җитәкчеләрен М.Ю. Лермонтов исемендәге «Яратам сине, минем туган ягым!» X фәнни-гамәли өлкә конференциясенең бүләкләү тантанасы үткәрелде.


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

"ЭтноДар" яшь дизайнерларының төбәкара конкурсы быел алтынчы мәртәбә Россия халыкларының этник мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, яшьләрнең этник мәдәниятне танып белүгә кызыксынуын активлаштыру, яшьләр модасында этник мотивларны популярлаштыру максатларында уздырыла.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Пензада өченче тапкыр «Тургай» төбәкара фольклор фестиваленең Гала-концерты узган. Гран-при Самарадан килгән “Сөембикә” җырын тәкъдим иткән Альмира Сәетовага бирелгән.


6
декабрь, 2020 ел
якшәмбе

12 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 10:00 сәгатьтә "Татар федераль милли-мәдәни автономиясе" оешмасы Региональара "Россия төбәкләренең этникара мөнәсәбәтләрнең гармонияләшүендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" дигән онлайн-конференция үткәрәчәк.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

4 — 6 декабрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә беренче тапкыр өлкәнең Татар хатын-кызлары форумы узачак. Утырыш кысаларында татар ханымнары милли тәрбия нигезе, балаларга гореф-гадәтләрне өйрәтү кебек мәсьәләләр буенча фикер алышачак.


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ульяновск өлкәсендә бишенче тапкыр узган «Үрнәк татар гаиләсе-2020» конкурсына йомгак ясалган. Бәйгедә 50-60 ел бергә торган татар гаиләләре катнашкан. Аны өлкәнең «Өмет» газетасы һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе уздырган. Бу хакта Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International