ИДЕЛ БУЕ ЯШЬ ОСТАЛАРЫНЫҢ «ТРАДИЦИЯ ҺӘМ ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН» ЭТНИК ФЕСТИВАЛЕ

2008 елда татарларның федераль автономиясе проекты «Традицияләр һәм хәзерге заман» яшь осталарының Этник фестивален уздыруга Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, «Дәүләт клубы» кадрлар резервын әзерләү фонды грантын отты.

Проект партнерлары: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшь эшкуарлар берлеге, «Артель» халык традицияләрен торгызу үзәге.

Фестивальнең төп максаты - тарихи мирасны саклауга һәм этик культураны үстерүгә ярдәм итү, яшьләрнең үз һәм башка халыкларның халык традицияләрен танып белүгә кызыксынуын активлаштыру.

Төрле этник юнәлешләрне һәм төрле оешмаларның һәм инициатив төркемнәрнең көчләрен берләштереп, фестиваль 2009 елның 23-24 апрелендә узды. Фестиваль программасында:

  • Идел буе халыкларының этник традицияләрен конкурс коллекцияләрендә куллану мәҗбүри шарт булган «ЭтноДар» Идел буеның яшь модельерлары конкурсы;

Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмә-ярминкәсе, һөнәрчелек, кул эшләре буенча мастер-класслар, халык уен коралларында уйнау һәм башкалар;

  • Халык театрларының чыгышлары һәм кыска метражлы фильмнар күрсәтү;
  • Россия төбәкләреннән танылган музыкантлар катнашында зур Гала-концерт һәм "ЭтноДар" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.
  • Проектта 200дән артык оста һәм 800 тамашачы катнашты.
  • «Традиция һәм хәзерге заман» фестивале толерантлык, мәдәниятара аралашу, үзара аңлашу үрнәге булды, фольклор мирасының заманча дөньяда уңышлы үсеш алырга һәм камилләшергә сәләтле булуын исбатлады.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International