"Глобальләшү шартларында туган телне саклап калу" түгәрәк өстәле узды

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә профильле министрлыклар, фәнни берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында «Глобальләшү шартларында туган телне мегаполиста саклау» дигән темага сөйләшү уздырды.

Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фәрисов балалар һәм яшьләр арасында татар телен популярлаштыру мәсьәләсендә оешманың эш тәҗрибәсе һәм мәгърифәтчелек фикерләре белән уртаклашты.

Татар теленең традицион курсларыннан тыш, автономия командасы ярдәмендә онлайн һәм офлайн-форматларда «Өч сүз» һәм «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» дигән яңа проектларын да тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International