ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

12 декабрьдә Кемерово өлкәсендә беренче тапкыр «Татар мәдәнияте көннәре» онлайн-фестивале узачак. Бәйрәмдә өлкәнең 15 татар ансамбле җыр һәм бию осталыкларын күрсәтәчәк. Бу хакта фестивальнең оештыручысы Тимур Галиев сөйләде.


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Газиз әниләр!  Якты дөнья матурлыгын, яшәү ямен балага бүләк итүче кеше Әни! Һәр баланың язмышы, киләчәге, бәхете ана кулында, шул ук вакытта, киресенчә, бәхетле картлыгы үзе тәрбияләп үстергән балага бәйле. 

12 декабрьдә узачак Татар федераль милли-мәдәни автономиясе конференциясендә «Матур һәм акыллы» проекты нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. 2019 елда әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирелде.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Молодые таланты - Яшь талантлар» һәвәскәр театр коллективлары өчен пьесалар конкурсына йомгак ясады. Бу көннәрдә конкурта катнашкан яшь язучыларның әсәрләреннән тупланган электрон җыентык дөнья күрде.

Башкортстан Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясе Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашевага багышлап флешмоб уздыра. Ул «Фәридә Кудашеваның тууына йөз ел тулуга йөз җыр» дип атала. Бу хакта автономия рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина сөйләде.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Быел IX Владимирда «Татар мәдәнияте көннәре» өлкә фестивале «Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәгенең 20 еллыгына багышланачак. Җирле татарлар белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары 28 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә мәдәният йортындагы бәйрәм концертында узачак. Бу хакта Владимир өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Оешмалар эшчәнлегенең төп шарты – гореф-гадәтләрне саклау, милли мәдәниятне үстерү.


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Чувашиянең Батыр районы Кыр Бикшеге авыл җирлеге составына кергән Имәнкисәге татар авылында «Без бер агачның тармагы» милли мәдәният фестивале икенче тапкыр үткәрелде.


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла торган “Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы” төбәк иҗтимагый оешмасының “Матур hәм акыллы” яшьләр проекты - “Туган як” уены төгәлләнеп килә.

12 декабрьдә Төмән татарлары «Түгәрәк уен» IX өлкә татар фольклор фестивален онлайн үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International