ОЧРАШУ УРЫНЫ-КАЗАН "РОССИЯ МИЛЛИ-МӘДӘНИ ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ЯШЬЛӘР АКТИВЫ СЛЕТЫ"

Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе Россия Федерациясе яшьләр милли оешмалары лидерлары һәм активистлары өчен 2013 елның 17 апреленнән 20 апреленә кадәр Казан шәһәрендә «Очрашу урыны - Казан» Яшьләр Слетын үткәрде.

Яшьләр Слеты милләтара аралашуны һәм яшьләр арасында гражданлык татулыгын ныгытуга ярдәм итү максатыннан уздырылды.

Проект "Дәүләт клубы" кадрлар резервын әзерләү фонды ярдәмендә "2012 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү турында" 2012 елның 03 маендагы 216-рп номерлы Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырылды.

Слет программасы кысаларында:

- яшьләр һәм этномәдәни сәясәтнең актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыклары;

- социаль проектлар ярминкәсе, милләтара өлкәдә эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашу;

- яшьләр белән эшләүнең аерым юнәлешләре буенча мастер-класслар уздырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International