"Тамырлар" этник-мәгълүмати проекты

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2009 елда “Тамырлар” дип аталган этник-мәгълүмати проект эшләде. Аның максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балаларында милли үзаң формалашуга ярдәм итү, яшь буында толерантлык хисләре уяту.

Әлеге проект Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы (Милләтара мөнәсәбәтләр департаменты) гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. Проектны тормышка ашыруда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татар дәүләт гуманитар педогогика университеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы да ярдәм итте.

«Корни» (“Тамырлар”) проекты кысаларында татар телендәге 10 аудиокитаптан торган «Халкым мирасы» коллекциясе төзелде, анда, барыннан да элек, балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән этно-мәдәни материал тупланды. Коллекция 4 циклдан тора:

Нәниләргә "Балаларга әкиятләр" циклы 3 аудио-дисктан тора:

«Әбиләр әкиятләре», аңа татар халкын әкиятләре кергән;

Татар һәм башка халыкларның атаклы авторлары әкиятләре җыелган «Әкият юллары буйлап» китабы;

«Россия халыклары әкиятләре», анда татар, рус, башкорт, бурят халык әкиятләре, Идел буе һәм Кавказ халыклары әкиятләре җыелган.

«Балалар шигырьләре һәм җырлары» циклы 3 аудио-дисктан тора, 5-10 яшьлек балалар өчен сайлап алынган халык иҗатының һәм танылган татар авторларының шигъри әсәрләрен үз эченә ала.

«Шатланабыз һәм уйныйбыз», татар фольклоры-мәзәкләре, такмаклары, мәкальләре, әйтемнәре, санагычлары, шулай ук балалар халык җырлары җыелган;

«Балаларга поэзия» 2 дисктан тора, анда татар һәм рус авторларының барлык танылган балалар шигырьләре җыелган.

2 нче аудио-дискларда "Тарих битләре" циклы өлкәнрәк балаларга һәм яшүсмерләргә кызыклы һәм файдалы булачак.

2 дискта «Сезне сәламлибез...» халык җырлары циклы - татар халкының җыр иҗатының энҗеләре - танылган татар халык җырлары һәм авторлык җырлары.

Коллекция китапханәләр, РФ төбәкләрендә милли-мәдәни автономияләргә һәм үзәкләргә тарату өчен махсус булдырылды, коллекцияләр милли-мәдәни автономияләр аша төбәкләргә тапшырылды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International