Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр игезәкләр арасында милләтара бәйге узган

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Ульяновскида шәһәр һәм өлкә районнарында гомер итүче игезәкләр арасында “Игезәкләр” дигән фестиваль-конкурс оештырылган. Төрле милләт вәкилләре арасында игълан ителгән әлеге чарада 36 игезәк катнашкан һәм шуларның тугызы финалга чыгып, иҗади сәләтләрен күрсәткән. Бу хакта Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итте.

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән , шулай да, яшьләр күбрәк теләктәшлек белдергән. "Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Игезәкләрнең күпчелеге бер үк тармакта эшли – икесе дә тәрбияче, шәфкать туташы, спорт өлкәсендә хезмәт куя. Шунысы да игътибарга лаек: игезәкнең берсе авырса, икенчесе дә авырып китә икән. Тарихны да өйрәндем, Ульяновскиның аерым авылларында күпләп туучы игезәкләр бар”, - диде ул.

Рәмис Сафин конкурсны үткәрү идеясенең 2020 елның саннарына бәйле булуын әйтте. “Моннан тыш, гаиләмнең нәселендә дә игезәкләр күп: әтием һәм апамның игезәкләре бар. Бәйгедә катнашучыларны жюри әгъзалары биеп күрсәтү һәм шигырь сөйләү кебек иҗади номерларыннан чыгып бәя бирде”, - диде рәис.

Аның сүзләренчә, җиңүчеләргә кубок, акчалата премия, китаплар һәм диплом бирелгән. Әлеге фестиваль-конкурс Ульяновск губернаторы Сергей Морозов биргән акчага узган. Төп оештыручылар: Ульяновск татар мәдәният үзәге һәм Ульяновск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International