Идел буе югары уку йортлары студентларының халыклар дуслыгы фестивале узды

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Идел буе югары уку йортлары студентларының халыклар дуслыгы фестивале быел да башкалага үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән, хөрмәт иткән яшьләрне җыйды. Алар арасында Мордовия, Удмуртия, Мари иле, Башкорстан, Чувашиядән килгән студентлар да бар иде. Әлеге бәйрәм Халыклар бердәмлеге көнендә үтте.

Чараны ачуда катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов милли кыйммәтләрне саклауга юнәлтелгән республика оешмаларының бердәм эшен хуплады. Ул яшьләрне берләштергән һәм башка халыклар мәдәниятенә үтеп керә торган чаралар үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

РФ Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе ярдәмчесе Александр Ильченко студентларны барлык халыкларга карата толерант булырга, шул ук вакытта милли үзаңны саклау турында онытмаска чакырды.

Халыкларның сәнгать теле милләтара аралашу сәнгате теленә әйләнә. Үзенчәлекле костюмнар, колоритлы биюләр, җырлар яшьләрдә төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт хисләре уята. Фестивальдә катнашучы төбәкләрнең саны елдан-ел арта бара. Быел Мәскәү дә кушылды. Уникаль проект – Идел буе вузара халыклар дуслыгы фестивале озак еллар дәвам итәр һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелер дигән өметтә калабыз.

Чараның төп максаты-этник, иҗат коллективларына һәм солистларга ярдәм итү, төрле милләт вәкилләре арасында мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү, Халык бердәмлеге.

  • Оештыручылар: "Чувашия Республикасының милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы, "Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы"

Чара Чувашия Республикасының милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Мәдәният министрлыгы, Чувашия Республикасының милләт эшләре һәм архив эше буенча мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International