Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйльметдиновның Татарстан Конституциясе көне уңаеннан котлавы

2020 елның 6 ноябре, җомга

Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстан Конституциясе көне белән котлау сүзләрен җиткерде.

Сезне Татарстан Республикасының төп дәүләт бәйрәме - Конституция көне белән котлыйм. 6 ноябрь - безнең өчен бик мөһим дата. Без Россия Федерациясенең беренче субъектларының берсе булдык. Татарстан Республикасы Конституциясе көне - безнең дәүләт үсешенең хәзерге этапта реаль ихтыяҗларын чагылдыра торган бәйрәм.

Күп еллар дәвамында Конституция гражданнарның хокукларын нәтиҗәле яклый, социаль-икътисадый казанышларның ныклы нигезе булып тора, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бөтен системасының бердәм эшен тәэмин итә.

Татарстан Конституциясе иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең яңа системасын торгызуда, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында хезмәттәшлек рухын саклауда аерым роль уйнады.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм илебез иминлеге хакына эшләрегездә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International