Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе буенча семинар нәтиҗәләре

2011 елның 1 мае, якшәмбе
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе (ТФММА), Автономия Советы Рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов 28-29 апрельдә Туган тел көненә багышланган чаралар – Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинар, Европа Советы гранты исәбенә эшләнгән “Татар теле – күңелем теле” проекты нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм аны куллану буенча өйрәтү семинары үткәрде.

28 – 29 апрельдә Казанда Европа Советы белгечләре катнашында Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинар узды. Чараны оештыручылар – Европа Советы, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.

Семинарда Кожемяков Алексей Семенович (Төбәк телләре яисә азчылык телләре Европа хартиясе секретариаты җитәкчесе, “Россиядә милли азчылыклар: телләр, мәдәният, ММЧ һәм гражданлык җәмгыяте үсеше” уртак программасының кураторы), Алпаутов Рамазан Салавдинович (РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаментының баш эксперт-белгече), Мешайкина Виктория Владимировна (“Россиядә милли азчылыклар: телләр, мәдәният, ММЧ һәм гражданлык җәмгыяте үсеше” уртак программасының кураторы), Европа Советы белгечләре Франсуа Грин (Женева университеты, Швейцария), Махулена Хофманнова (Гиссен университеты, Германия), Артеменко Ольга Ивановна (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф үсеше федераль институтының Милли белем бирү мәсьәләләре үзәге директоры,), Гибатдинов Марат Мингалиевич (ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты), Дашинимаева Полина Пурбуевна (Бурятия дәүләт университеты), Соколовский Сергей Валерьевич (Россия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты, «Этнографическое обозрение» журналының баш редактор урынбасары), Функ Дмитрий Анатольевич (Россия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты) катнашты.

Чарага шулай ук Марий Эл, Удмуртия, Мордовия, Чувашия Республикалары, Самара, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре һәм Россиянең башка төбәкләреннән 30дан артык татар теле укытучылары килгән иде. Семинар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән эшлеклеләре тарафыннан да кызыксыну уятты. ТР Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татар гуманитар-педагогика университеты галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары вәкилләре чарада шәрәфле кунак вазыйфасында катнаштылар.

Иң элек семинар кунаклары Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Бөтенроссия туган тел форумында катнаштылар. Үзенең сәламләү сүзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Автономия Советы Рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов туган телнең кеше өчен иң мөһим булуын әйтте. Тамаша залында утырган укытучыларга мөрәҗәгать итеп, ул: “Сез балаларны татар теленә өйрәтүгә күп көч куясыз. Әлеге хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бу эштә сезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, туган телне саклауга үзебездән дә өлеш кертергә без әзер”, - диде. Аның сүзләрен Төбәк телләре яисә азчылык телләре Европа хартиясе секретариаты җитәкчесе Алексей Кожемяков та куәтләде. Үз чыгышында Мәскәүдән килгән кунак Европа Хартиясе турында да телгә алды. “Әлеге Хартия – туган телләрне саклап калу гына түгел, ә үстерүне дә максаты итеп куйган бердәнбер халыкара документ. Бу документ туган телне барлык халыкларның мирасы итеп карый. Туган тел ул – безнең барыбызның да мәдәни мирасының бер өлеше”, - диде Кожемяков әфәнде. Шулай ук ул туган телне зурлаучы шушындый бәйрәм белән таң калуын белдерде. Үзенең котлау сүзен кунак Г.Тукайның “Туган тел” шигырен укып тәмамлады.

Форум тәмамланганнан соң, семинарда катнашучылар Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинарга җыелдылар. Алексей Кожемяков и Махулена Хофманнова катнашучыларны Европа Советы һәм Европа Союзының РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла торган “Россиядә милли азчылыклар: телләр, мәдәният, ММЧ һәм гражданлык җәмгыяте үсеше” уртак программасын тормышка ашыру үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Уртак программаны тормышка ашыру 2009 елның 22 июнендә башланды. Аның максаты – Россиядәге этник һәм милли азчылыкларны үстерү, милли мәгариф, мәдәният, матбугат һәм гражданлык җәмгыяте өлкәсендә милли үзаңны арттыру. Программа буенча эш 2012 елның февраленә кадәр алып барылачак.

Программа кысаларында Европа Советы белгечләре Россия халыклары телләренә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнәләр. Алар Россиянең милли азчылыклар күпләп яшәгән төрле төбәкләрдә тикшеренүләр үткәрәләр. Программа буенча төп эшчәнлек Алтай крае, Дагыстан һәм Мордовия Республикаларында бара. Милли, этник азчылыкларның яшәү шартлары төрле булуын исәпкә алып, аерым чаралар шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә, шул исәптән Красноярск крае, Карелия Республикасы һәм башка төбәкләрдә дә үткәрелә.
Әлеге Программа кысаларында 2010 елда азчылыкны тәшкил иткән телләрне үстерүгә юнәлтелгән проектларга конкурс үткәрелде. Ел буе дәвам иткән конкурска 314 проект тәкъдим ителде. Конкурска үткәрелгән 282 эш арасында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тәкъдим иткән “Татар теле - күңелем теле” проекты да бар иде. Әлеге проект экспертлар тарафыннан хуплау тапты һәм 24 җиңүче арасына кертелде.

“Күңелем теле” проекты буенча татар телен өйрәнүчеләр өчен укыту-методик комплексы булдырылды. Әлеге комплекс татар телен өйрәнү дәреслеге һәм аудиокурстан тора. Дәреслек Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты Гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы укытучылары филология фәннәре докторлары, доцентлар Фәтхуллова Кадрия Сөнгат кызы, Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызы һәм Денмөхәммәтова Эльвира Николаевна тарафыннан эшләнде.

Әлеге комплект чит төбәкләрдә татар теле өйрәнүчеләр өчен алыштыргысыз кулланма булачак. Чөнки чит төбәкләр өчен махсус дәреслекләр әлегә кадәр эшләнмәгән иде. Яңа дәреслек исә татар телен төркемнәрдә дә, үзлектән дә өйрәнү мөмкинлеге бирә. Укучы кагыйдә өйрәнеп кенә калмый, ул аудиокурс ярдәмендә сөйләм телен дә шомарта. Европа Хартиясе буенча семинардан соң әлеге проект нәтиҗәләре киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Авторлар төбәкләрдән килгән укытучыларны әлеге комплект белән эшләргә өйрәттеләр. Укытучылар әлеге дәреслекне бик югары бәяләделәр.
29 апрельдә Европа Советы белгечләре ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев белән очраштылар. Очрашу вакытында Татарстанда милли телләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барылды.

Автономия Советы Рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов сүзләренчә, “Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе бик мөһим документ. Аны кабул итү Россиядәге милләтләр өчен ышанычлы гарантия булыр иде”, - дип белдерде. Илдар Ирек улы шулай ук “Татар теле – күңелем теле” проектын тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән, әлеге чараларны оештыруда булышкан Европа Советына зур рәхмәтләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International