Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә яңа җитәкче

2011 елның 28 марты, дүшәмбе
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе исеменнән һәм үз исемемнән Ульян өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе булып сайланган яңа җитәкче Сафин Рәмис Фарук улын яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйм.

Алга таба Ульян өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе һәрьяклап үсеш кичерер һәм күпмилләтле Ульян өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезне татар мәдәниятенә тарта алыр, дип ышанам.

Киләчәктә дә иңне-иңгә куеп эшләргә, милли-мәдәни автономия эшчәнлеген яңа биеклекләргә күтәрергә насыйп булсын. Рәмис әфәндегә әлеге җаваплы эшендә уңышлар, сәламәтлек телим.

РФ Дәүләт Советы депутаты
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе
Гыйльметдинов Илдар Ирек улы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International