Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең VI Хисап-сайлау конференциясе үтте

2011 елның 21 марты, дүшәмбе
Бүген Казанда Татар федераль милли-мәдәни мөхтәриятенең алтынчы хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә РФ Президенты Аппараты вәкиле – РФ Президентының Эчке сәясәт буенча киңәшчесе Андрей Ротермель катнашты. Казанга шулай ук РФ Төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Соколов килде. Татарстаннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. бар иде.

Бүгенге көндә татарларның федераль автономиясе туган телне саклау, мәдәният һәм гореф-гадәтләргә кагылышлы мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте 26 төбәктәге милли-мәдәни автономияне берләштерә. Конференциядә бу оешмалардан сиксәннән артык делегат катнашты. Быел Россиянең ике төбәге – Калуга һәм Самара өлкәсендә яшәүче татарлар да автономия составына кушылды.

Аерым алганда, конференциядә федераль автономия Советының, тикшерү-ревизия комиссиясе хисабын тыңланды, яңа Совет һәм комиссия сайланды, яңа проектлар (“Тамырлар”, “Күңелем теле”) һәм автономиянең ТР Хөкүмәт порталында урнашкан сайтын тәкъдим ителде. Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, әлеге сайт аша Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә татар телен өйрәтүне җәелдереп җибәрү көтелә.

РФ Төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников,конференциядә катнашучыларны сәламләп, Россия татарлары федераль автономиясе белән эшләүнең һәрвакытта җанлы һәм динамик рәвештә барганлыгын билгеләп үтте. Аларның милли-мәдәни мөхтәриятләр арасында аерым урын алып торуын белдерде.

Максим Травников, Россиядә Төбәк һәм азчылык телләре турында Европа хартиясе раслау мәсьәләсенә тукталып, аны турыдан-туры Россия җирлегенә күчерүнең җиңел эш булмавын хәбәр итте. 2009 елда РФ төбәкләр үсеше министрлыгы бу юнәлештә Европа Советы һәм Еврокомиссия белән берлектә “Россия Федерациясендә милли азчылыклар: телләрне, мәдәниятны, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм гражданлык җәмгыяте” программасын тормышка ашыра башлады. Әлеге программа Россиядә телләрне саклауга бәйле вәзгыятьне тикшерү һәм Европа хартиясен раслау юлларын табуга юнәлтелгән. Әлеге программаның идарә комитеты сайланган, анда Илдар Гыйльметдинов та кертелгән.

РФ Төбәкләр үсеше министры урынбасары федераль автономиянең бу программа кысаларында гражданлык җәмгыяте һәм төбәк хакимиятенең милли азчылыкның мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгариф һәм гражданлык җәмгыяте өлкәләрендә хокукларын саклау буенча инициативалар проектларына конкурс оештырылуын, анда федераль мөхтәриятнең “Күңелем теле” проектының грантка ия булуын әйтте.

РФ Иҗтимагый платасы әгъзасы Александр Соколов, җыенда катнашучыларны сәламләп, яшьләр белән эшләүне активлаштырырга, аларның җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, тарихи тамырларын барлауда булышырга чакырды.
Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов үз чыгышында уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләренә тукталды. Аның сүзләренә караганда, федераль автономия өчен Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни мөхтәриятләрнең статусын үстерү һәм төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары белән элемтәләрне ныгыту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Утырышта шулай ук Татар федераль милли-мәдәни мөхтәриятенең илдәге мөһим гражданлык институтларының берсе булуы билгеләп үтелде.

Конференциядә башка төбәкләрдән килгән делегатлар да чыгыш ясады. Алар арасында Иваново өлкәсе ТТММА Советы Рәисе Ляпин Фәрит Госман улы, Бурятия Республикасы ТТММА Рәисе Батталова Саҗидә Рөстәм кызы, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларны берләштергән татар милли-мәдәни автономия Советы Рәисе Җиһаншин Ришат Сабир улы, Мордовия Республикасы ТТММА Советы Рәисе Бикмаев Шамил Зәкәрия улы, Мәскәү өлкәсе ТТММА Рәисе Мөхтасаров Фәрит Шамил улы, Башкортстаннан килгән делегат Хуҗин Мәҗит Гайниахмәт улы, Оренбург өлкәсе ТТММА Советы Рәисе Гыйззәтуллин Исмәгыйль Мөнир улы, Коми Республикасыннан килгән Потапова Ләлә Кудаш кызы да бар иде.

Конференциядә яңа Совет составы, Рәистәшләр һәм Совет Рәисе сайланды. Автономия Советы Рәисе итеп Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы кабаттан сайланды.

Шулай ук чара барышында Автономиянең Хөкүмәт порталындагы сайты, "Күңелем теле", "Тамырлар" проектлары тәкъдим ителде.

Конференциядән соң делегатлар һәм кунаклар Универсиада корылмаларында һәм Тукай музеенда булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International