Владимирда Татар мәдәнияте көннәре «Бәхет» үзәгенең 20 еллыгына багышлана

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Быел IX Владимирда «Татар мәдәнияте көннәре» өлкә фестивале «Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәгенең 20 еллыгына багышланачак. Җирле татарлар белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары 28 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә мәдәният йортындагы бәйрәм концертында узачак. Бу хакта Владимир өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Фестиваль ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. „Мирас“ иҗади студиясе чыгыш ясаганнан соң, тамашачыларны Татар җыр һәм бию ансамбле программасы белән сөендерәчәк. 70 артист, 800дән артык сәхнә костюмын күреп булачак. Шулай ук күргәзмәләр, татар халык ашларыннан торган чәй табыны тәкъдим ителәчәк. Пандемия булу сәбәпле, концерт залы 50 процент кына тулачак.

«Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәге 20 еллык эшчәнлеге дәверендә татар телен, мәдәниятен саклауны төп бурыч итеп куйган. «Кадрлар мәсьәләсендә Татарстан хөкүмәте ярдәм итә алса, рәхмәтле булыр идек. Үзебезнең студиябез бар, шәһәркүләм чараларда чыгыш ясыйбыз. Фестивальгә татарлардан тыш, рус милләте вәкилләре дә килергә теләк белдерде», — диде режиссер Индира Янбекова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International