Казан Кремлендә төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмы тәкъдим ителде

2020 елның 14 ноябре, шимбә

13 ноябрьдә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмы урын алды. Сөембикә киеме «Кафтан. Хәзерге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» күргәзмәсе ачылышында тәкъдим ителде. Күргәзмәне Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эрикан ачты.

«Анталиянең Олгунлашма институты галимнәре тарихи чыганакларга таянып, Сөембикә ханбикәнең тормышын өйрәнгәннән соң, аның костюмын тегәргә ниятләделәр. Сюрприз буларак, бу киемне Анталиядән Казанга махсус алып килдек. Без Сөембикәнең татар халкы өчен никадәр кадерле икәнен беләбез. Кием иске китаплардан, гравюралардан карап эшләнгән. Ул тулысынча кулдан тегелгән һәм бизәлгән», — диде Әхмәт Эрикан.

Костюм бәрхет, тафты, ясалма мех кулланып тегелгән. Кулдан эшләнгән күн һәм пыяла сәйләннәрдән ясалган аксессуарлар белән бизәлгән. Башлыгы — киездән һәм күннән, өсте шифон бөркәнчек белән капланган.

Әлеге күргәзмәдә Төркиянең традицион кием-салымын һәм сәнгатен фәнни яктан тикшерүче һәм өстәмә белем бирүче Анталия шәһәренең Олгунлашма институты һәм Истанбулның Олгунлашма Сабанджи институты галимнәре әзерләгән Госманлы империясе чоры киемнәре тәкъдим ителә.

Кафтаннарны теккәндә төрек солтаннары яшәгән чорга хас тукымалар, шул исәптән, ефәк, бәрхет, тафта, сатин, шифон, парча кулланылган. Түрдәге урынны Хүррәм солтан кигән костюмга охшатып эшләнгән өс киеме алган. Чараны оештыручылар сүзенә караганда, хәзерге вакытта да Госманлы сараеның хатын-кыз костюмнары дизайнерлар һәм мода индустриясе вәкилләре өчен илһам чыганагы булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International