«Матур hәм акыллы» дип исемләнгән яңа яшьләр проекты башланды

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы «Матур hәм акыллы» дип исемләнгән яңа яшьләр проектын башлый. Проект кысаларында өстәл уены оештырылачак.

Уен Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән субсидия хисабына булдырылачак. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе «Яшьләр оешмалары советы» проекты кысаларында өстәл уены төзүдә партнер булып тора.

Балаларда һәм яшьләрдә татар телен өйрәнүдә кызыксыну булмау, телне үзләштерүдәге кыенлыклар төп проблема булып санала. Балаларны һәм яшьләрне татар телен үзләштерүгә этәргеч җитми. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен, этәргеч һәм кызыксынуны тәэмин итүче заманча "кораллар" уйлап табарга кирәк. Бу бурычларны, аерым алганда, татар теле һәм татар мәдәнияте нигезендә булдырылган өстәл уены проекты хәл итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International