Герой-поэт Муса Джалиль

17 февраля 2015 г., вторник

17 февраль көнне Йошкар – Ола шәһәрендә эшләп килүче “Республиканың татар мәдәнияте үзәге”ндә шаулап – гөрләп Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган зур мәдәни чара узды. Муса Җәлилнең шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтергә кирәкле бу конкурс инде 18 енче тапкыр үтте. 

Конкурсны шәһәребезнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Хрулев Владимир Михайлович ачып җибәрде. 

Конкурс елдан – ел зурая, колачын җәя. Башта шәһәр күләмендә генә уздырыла торган бу конкурс инде күптән Республика күләмендә уза. Республиканың татар теле укытыла торган һәр мәктәптән катнашучылар килә. Конкурста катнашучылар ике телдә Җәлилнең шигырләрен укыйлар. Йошкар – Ола мәктәпләрдән башка быел тагын 4 районнан 8 мәктәп укучылары катнашты. 

Без, конкурсны оештыручылар, катнашучыларның шулай матур, эчтәлекле итеп сәхнәләштерелгән чыгышларыннан ел саен бер нәтиҗәгә киләбез – бу конкурс үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү өчен бик кирәк. Шулай ук бу мәдәни чарада катнашучылар сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең иҗаты белән дә якыннан танышалар. 

Без конкурсны уздыруга булышлык күрсәткән “Идел яшьләр үзәге”нә (Татарстан, Казан), Йошкар – Ола шәһәренең администрациясенә, мәктәп директорларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International