Кадерле дуслар!
Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе исеменнән Сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2015 ел белән котлыйм.
Яңа елга без һәрвакыт якты өметләр, матур хыяллар, яңа омтылышлар белән атлыйбыз. Бу ел да өметләребезне алдамасын, илгә-көнгә иминлек, тынычлык алып килсен! Ирешкән казанышларыгызның бәяләнүен күреп, яңа ачышлар өчен мөмкинлекләр алып, шатланып-куанып яшәргә насыйп булсын.
Сезгә саулык-сәламәтлек, иҗат дәрте, хезмәтегездә яңа үрләр теләп,
Ихтирам белән,