Федеральная национально-культурная автономия татар
Соболезнование
27 февраля 2012 г., понедельник
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 1985 елдан бирле алыштыргысыз директоры булган, татар театры үсешенә зур өлеш керткән татар халкының сөекле улы Закиров Шамил Зиннур улы вафат булу сәбәпле Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм шәхсән үз исемемнән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективының тирән кайгысын уртаклашам.
Бу – аерым шәхесләр өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен зур югалту. Нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итсәң дә, беркайчан да кире борып җибәрми, кулыннан килгәнчә ярдәм итә торган искиткеч саф күңелле, ярдәмчел, милли җанлы кеше иде Шамил Зиннур улы. Төбәкләрдә яшәүче татарлар арасында да аны бик нык хөрмәт итәләр, яраталар иде. Төбәкләрдәге татарлар арасында йөргәндә аның турында җылы истәлекләрне еш ишетергә туры килде. Шамил Зиннур улының якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
РФ Дәүләт Думасы депутаты,
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе
Илдар Ирек улы Гыйльметдинов
Дни татарской молодежи – движение, которое стартовало по инициативе татарской молодежи в 1990 году В этом году ДТМ пройдет в 35-й раз. Дни татарской молодежи пройдут 25-31 августа.
27 мая 2025 года в Республике Татарстан состоялась конференция, на которой подробно обсудили предстоящую образовательно-просветительскую смену "ТатАрча Мирас".
На площадке Центральной библиотеки имени Л.А. Малюгина прошли VII Межрегиональные открытые этнографические и краеведческие чтения имени А.М. Ишимбаева, посвященные выдающейся уроженке Рязанской области, профессору математики С.К. Шакуловой.
Более 1000 зрителей собрал Фестиваль национальных культур "Наш общий дом" в Нижегородской филармонии, продемонстрировав яркое многообразие традиций и культур региона.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER