16.03.2011

Хөрмәтле журналистлар!

16 мартта 14.00 сәгатьтә “Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Академическая ур, 2 йорт, III кат) Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең VI Хисап-сайлау конференциясенә багышланган матбугат конференциясе үтәчәк.

Матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТФММА Советы Рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов катнашачак.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 1998 елда төзелә. 2007 елдан ТФММА Советы Рәисе – РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов. Бүген ТФММА 26 төбәктәге милли-мәдәни автономияне берләштерә. Болар — Башкортостан, Бурятия, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Коми республикалары; Саратов, Ульян, Свердловск, Омск, Волгоград, Төмән, Оренбург, Пермь, Пенза, Архангел, Новосибирск, Түбән Новгород, Иваново, Кострома, Мәскәү өлкәләре; Ханты-Манси автономияле округы, Алтай, Красноярск крайлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә урнашкан татар милли-мәдәни автономияләре.

Чарада катнашырга чакырабыз!

Хөрмәт белән,
Алсу Хәбибуллина
292-18-68, 89272436680


Тулы текстны карарга

Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең (ТФММА)
VI Хисап-сайлау конференциясе турында мәгълүмат

2011 елның 19 мартында Казанда “Гранд отель Казан” кунакханәсендә (Петербург ур, 1 йорт) Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең VI Хисап-сайлау конференциясе үтәчәк. Конференциядә Төбәк милли-мәдәни автономияләреннән 80нән артык делегат, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы рәсми органнарыннан вәкилләр, галимнәр, укытучылар катнашыр, дип көтелә.

Чарада ТФММА Советының, тикшерү-ревизия комиссиясенең хисабын тыңлау, яңа Совет һәм комиссия сайлау, яңа проектларны (“Тамырлар”, “Күңелем теле”) һәм ТР Хөкүмәте порталындагы ТФММА сайтын (fnkat.tatar.ru) тәкъдим итү күздә тотыла.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 1998 елда төзелә. 2007 елдан ТФММА Советы Рәисе – РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов.

Бүген ТФММА 26 төбәктәге милли-мәдәни автономияне берләштерә. Болар — Башкортостан, Бурятия, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Коми республикалары; Саратов, Ульян, Свердловск, Омск, Волгоград, Төмән, Оренбург, Пермь, Пенза, Архангел, Новосибирск, Түбән Новгород, Иваново, Кострома, Мәскәү өлкәләре; Ханты-Манси автономияле округы, Алтай, Красноярск крайлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә урнашкан татар милли-мәдәни автономияләре. Соңгы елларда төбәкләрдәге автономияләрнең саны артуны да билгеләп үтәргә кирәк. Мисал өчен, быел Калуга һәм Самара өлкәсендә яшәүче татарлар үз милли-мәдәни автономияләрен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук чарада җирле автономия вәкилләре дә катнашачак. Бүгенгә аларның саны йөздән артык.

Конференциядә мәртәбәле кунаклар күп булачак. Алар арасында РФ төбәк үсеше министры урынбасары Максим Александрович Травников, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасе Александр Валентинович Соколов, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе мөдире Александр Михайлович Терентьев та бар. Шулай ук чарага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте министрлары һ.б.лар чакырылган.

Конференция программасы:


10.00 – 13.00 – ТФММА VI Хисап-сайлау конференциясе (ТФММА эшчәнлеге буенча
Совет Рәисенең хисабы, Тикшерү-ревизия комиссиясе хисабы, проектларны
тәкъдим итү) “Г.Тукай” конференц-залы (“Гранд отель Казан”, III кат)

13.00 – 14.00 – ТФММА Советы һәм Тикшерү-ревизия комиссиясе утырышы
“Г.Тукай” конференц-залы (“Гранд отель Казан”, III кат)

Әлеге вакыйганы яктыртсагыз иде. Чарага аккредитация 18 мартка кадәр 10.00-18.00 сәгатьтә 292-18-68 тел. буенча.

Хөрмәт белән, Алсу Хәбибуллина
89272436680, 292-18-68


Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International