ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2011 ел
якшәмбе
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе (ТФММА), Автономия Советы Рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов 28-29 апрельдә Туган тел көненә багышланган чаралар – Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинар, Европа Советы гранты исәбенә эшләнгән “Татар теле – күңелем теле” проекты нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм аны куллану буенча өйрәтү семинары үткәрде.

7
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Европа Советы һәм РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы 2011 елның 28-30 апрелендә Казан шәһәрендә Төбәк яки азчылык телләре турындагы Европа Хартиясе буенча мәгълүмати семинар үткәрә. Чарада Россия һәм чит илдән килгән Европа Советы экспертлары, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгыннан вәкилләр, Россиянең төрле төбәкләреннән татар теле белгечләре, галимнәр, фән эшлеклеләре катнашачак.

28
март, 2011 ел
дүшәмбе
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе исеменнән һәм үз исемемнән Ульян өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе булып сайланган яңа җитәкче Сафин Рәмис Фарук улын яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйм.

21
март, 2011 ел
дүшәмбе
үген Казанда Татар федераль милли-мәдәни мөхтәриятенең алтынчы хисап-сайлау конференциясе узды.
Конференциядә РФ Президенты Аппараты вәкиле – РФ Президентының Эчке сәясәт буенча киңәшчесе Андрей Ротермель катнашты. Казанга шулай ук РФ Төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Соколов килде. Татарстаннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International