ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Кинофестивальгә татар телендәге анимацион мультфильмнар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Иртәгә Сахалинда «Бөек татар халкы, синең белән илең горурлана!» дип аталган татар мәдәнияте фестивале үткәрелә. Фестиваль кысаларында төрле милләт вәкилләре чәй пешерү осталыгын күрсәтәчәк. Бу хакта Сахалин өлкәсенең Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова сөйләде.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җиңүчеләрне 14 октябрьдә А.А. Яблочкина исемендәге Үзәк йортында бүләкләгәннәр.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Татмедиа» ишегалдында җәмәгатьчелек Рәшит Әхмәтов белән хушлашты. Танылган журналистны озатырга язучылар, журналистлар, артистлар, галимнәр, Татар федераль милли-мәдәни автономи активистлары һәм «Звезда Поволжья» газетасының даими укучылары килгән иде. 


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премияләр тапшыру турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстаннан өч кеше һәм социаль әһәмияткә ия биш оешма кергән. Документ тексты республиканың рәсми порталында дөнья күргән. Оешмалар арасында әлеге премиягә «Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе» дә бар.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Магнитогорск шәһәренең “Татар рухы” дип исемләнгән Татар милли-мәдәни автономиясе 18-35 яшьлек кызлар һәм егетләрне татар мәдәнияте бүлеге коллективларына чакыра.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен гамәлгә куйды.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казанда Укытучылар бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

«ВКонтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка 500 мең сумлык грантлар бирәчәк. Бу хакта социаль челтәр матбугат хезмәте хәбәр итә.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Ул ике субъект арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр булуын билгеләп үтте. «Татар рухы» Татар милли-мәдәни автономиясен һәм Лена Колесникова җитәкчелегендәге Чиләбе татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International