«Этностиль» үз кулларың белән»

17 сентября 2019 г., вторник

Соңгы вакытта күп кенә дизайнерлар ата-бабаларыбыз тарихыннан илһам һәм идеяләр эзлиләр.  Милли бизәлешләр, орнаментлар белән эшләнгән аксессуарлар, киемнәр яшьләр арасында аеруча актуаль.

Яшьләр заманча мода тенденцияләреннән калышмыйча, шәхси образның индивидуальлегенә һәм креативлыгына басым ясарга яраталар. Ә индивидуальлек еш кына киемдә — куртка, футболка, сумка, рюкзак һ. б., рәсемнәрдә һәм графикада сүрәтләнә. 

«Этностиль» үз кулларың белән» трафаретлар комплекты төрле киемнәргә, аксессуарларга һәм өй җиһазларына татар милли бизәкләрен, орнаментларын үз кулларың белән төшерергә мөмкинлек бирә. Төрле өслекләрне ерак ата-бабаларыбыздан килгән табигый күренешләрне чагылдырган орнаментлар белән бизәп яңа образ ясарга, яңартырга була. Трафарет комплектында төрле өслекләрдә нинди буяулар, кирәк-яраклар кулланырга икәне, эш тәртибе җентекләп язылган.

Татар Федераль милли-мәдәни автономиясенең бу яңа проекты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты ярдәме белән тормышка ашырылды (тиражга чыкты).   «Этностиль» үз кулларың белән» трафаретлар комплекты регионнардагы милли-мәдәни автономияләргә, мәдәни үзәкләргә таратылачак һәм методик кабинетларның базасын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International